Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:33

Камил Исхаков Русия Президенты вәкиле эшен калдырып министр урынбасары булды


Шушы көннәрдә Путин карары белән 2005 елның 14 ноябереннән Ерак шәрыкта Путинның вәкиле буып эшли башлаган милләтәшебез Камил Исхаков, әлеге вазыйфаларыннан алынды. Шул ук көнне Исхаков, Регионнар үсеше министры Дмитрий Козакның бишенче урынбасары итеп билгеләнде. Хәзер ул әлеге идарәдә утырып кына, Ерак шәрыкның үсешенә җавап бирәчәк. Бу үзгәрешнең асылында ни ята. Сәясәтче, журналист Рәшит Әхмәтов фаразларын тәкъдим итәбез.

Минемчә бу Исхаковның торышын көчәйтү, ник дигәндә чөнки хәзер комуналь хезмәләрне карау өчен регионнар үсеше министрлыгы карамагында бер триллион сум булачак. Бу зур акчалар һәм алар аша регионнарга нык тәэсир итү көче. Шулай ук бу йөрешне, Исхаковның Путинның сайлау алды штабына кертелүе кебек карарга мөмкин. Соңрак 2008 елның язында Путин премьер булгач, әл булачак, аның сүзләренә караганда, Козак ул вакытта юшгарыга үрмәләп, вице-премьер булырга мөмкин, ә Исхаков Регионнар үсеше министры итеп тә билгеләнергә мөмкин. Шунысы гына кызык, Русия хокүмәтендә татарлар күбәя, инде өченче кеше. Без беләбез Эчке эшләр министры Нургалиев, Греф урынына Эльвира Нәбиуллина килде, хәзер инде Камил Исхаков та министр булуы мөмкин.

Рәшит Әхмәтовның мондый фикерләре белән беррәттән белгечләр даирәсендә, киресенчә, министр урынбасары, президент вәкиле исеменнән түбәнрәк, шуңа күрә бу йөреш Исхаковның түбәнгә баруы дип әйтүчеләр дә шактый. Ә иң мөһиме белгечләрне Исхаковка ияреп киткән кешеләрнең язмышы борчый. Чөнки Исхаков президент вәкиле булгач, Ерак шәрыкка республика башкаласыннан күп кенә белгечләр киткән иде. Алар нишләп бетер әлегә билгесез. Министрлык ул бит Ерак шәрык кебек киң кырлы түгел, Исхаковның барлык дусларын да үзенә сыйдыра алыр микән диеп шаяручылар да бар Татастан сәясәтчеләре арасында.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG