Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев “Аксенов-фест 2007” фестивалендә катнашучы мәдәният әһелләре белән очрашты


Чәршәмбе Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә “Аксенов – фест – 2007” Беренче халыкара әдәби-музыкаль фестивалендә катнашучы мәдәният әһелләре белән очрашты.

Илбашы белән ике сәгатькә диярлек сузылган җанлы әңгәмәдә язучылар Василий Аксенов, Михаил Генделев, Михаил Веллер, Анатолий Гладилин, Александр Кабаков, Евгений Попов, шагыйрәләр Белла Әхмәдуллина, Светлана Васильева, рәссам Борис Мессерер, музыкант Андрей Макаревич, “Октябрь” әдәби-нәфис журналының баш мөхәррире Ирина Барметова, һәм башкалар катнашты.

Минтимер Шәймиев очрашуның башында Казанга бердәм җыелып килергә вакыт, теләк һәм мөмкинлек тапкан иҗат төркеменә рәхмәтен җиткерде. Президент иҗадилыкның, төгәл һәм нык шәхси позициясе булган иҗат кешеләренең интеллигенциягә уңай йогынты ясавын, 100 процентлы төзек җәмгыять формалашуга уңай тәэсир итүен ассызыклады. “Чын күңелдән иҗат итеп, әсәрләр белән халыкны җәлеп итү ул – куәтле көч”, - дип белдерде Президент.

XS
SM
MD
LG