Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:37

Ачык микрофон: Путинның “Бердәм Русия” исемлеген җитәкләвенә мөнәсәбәтегез ничек?


Бу көннәрдә илдә барган төп сәяси яңалык, “Бердәм Русия” фиркасенең Бөенрусия җыелышында булган вакыйгалар. Аның нәтиҗәсендә, сишәмбе фирка исемлегенең бердәнбер лидеры итеп Владимир Путин сайланды. Төп исемлекнең керергә тиешле тагын ике лидер Борис Грызлов белән Сергей Шойгу, төбәктәге исемлекләрнең җитәкчеләре булып калган. Дәүләт Думасы спикеры Грызлов – Петербурда, Гадәттән тыш хәлләр министы Шойгу Ставрополь краенда, Мәскәү мэры Юрий Лужков – Мәскәү исемлеген, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев – республика исемлеген җитәкли.

Татарстан исемлегенең башка әгъзаларына килгәндә, 22 кешедән, 18 калды. Исемлектән Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, “Транс Тех Сервис” җитәкчесе Вячеслав Зубарев, Дәүләт Думасы депутаты Марат Магдеев, Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрының тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Шамил Каратай төшеп калган. Шулай итеп республика исемлегендә хәзер Минтимер Шәймиев, Олег Морозов, Фәрид Мөхәммәтшин, Ринат Гөбәйдуллин, Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйлметдинов, Алинә Кабаева, Фатыйх Сибагатуллин, Александр Козловский, Ирек Богоуславский, Фоат Комаров, Марат Загидуллов, Виктория Черкесова, Хафиз Салихов, Клавдия Новикова, Илдар Берхеев, Василий Логинов.

“Бердәм Русия” исемлеген Путин җитәкли башлауга Казан халкы ничек карый. Шәһәр урамнарында бу сорауга халык менә ничек җавап бирде.

Бер нәрсә дә уйламыйм. Бер яхшылык та күрмим мин аннан. 140 сумга пенсияне артттырдылар да шуның белән бетте. Бар нәрсәгә бәяләр күтәрелде. Алга китеш юк бит, үзенең статусын саклап калыр өчен дип уйлыйм, үзенең кәнәфиен саклап калу өчен. Халык өчен бернинди дә социаль яклау күрмим, әле мин. Дару юк, бернәрсә юк.

Нормаль булачак.

Мин аны яратмыйм.

Яхшы, дөрес аның юнәлеше, алдагы көндә халыкка яхшы булсын өчен тырыша.

Бәлки киләчәктә яхшы булыр, әмма әлегә берни дә әйтә алмыйбыз.

Бу съезд аеруча үзенә бер төс алып, фирканең язмышын билгели торган съезд булды. Моның шаукымы әле берничә дистә елга барачак. Владимир Владимировичның безнең фирка исемлегенең җитәкчесе булып алынуын шулай тиз хәл итүен без алдан белмәдек. Безнең кебек гади әгъзалар өчен көтелмәгән хәл булды бу. Әмма ләкин ул бик күңелле истәлек булып калды. Залда 3.500 кеше иде, барысы да торып басып алкышладылар. Менә без Мәскәүдән бүген генә кайттык.

Бу безгә зур плюс булачак. Чөнки В.В. Путинның абруе һәм аның үзенең шулай хәл итүе безнең фирканең рейтингын күтәрәчәк, ә икенче яктан карасак, Путинны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, безгә дә монда бик тырышып эшләргә кирәк булачак, ә бу зур җаваплылылк таләп итә.

Яхшы. Путин үзен гел яхшы яктан гына күрсәтте. Дәүләт Думасының башлыгы булып калу бу яхшы булачак.

Ул үзенә урын әзерләп куйгандыр инде. Бәлки бу шуңа ишарә булып торадыр .

Бу яңалыкны без әле сездән генә ишетәбез.

Бу үзенә караганда аның бер хәйләкәрлеге дә.

Хупламыйм, ышанмыйм.

Мин башымда анализ ясамадым әле. Мин уйлыйм начар булмас, дип.

Кем генә булса да, русия үчен дә, безнең Татарстан өчен дә начар булмасын. Бездә Татарстанда халыкның яшәеше дә ул бөтенләй аерылып тора,әйбәтрәк, Русиянең башка өлкәләре белән чагыштырып карасаң, ике тәрәзәле йортлар да бар әле. Ррусиянең кайбер өлкәләрендә. Пенсия мәсьәләсе әлбәттә бик кечкенә. Һәр пенсионерга 10 мең сум акча биреп чыксаң, дөньякүләм дәрәҗәдәге республика булабыз .

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG