Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция ташкыны


Уфа бәйрәмгә әзерләнә. Соңгы көннәрдә башкаланы милиция хезмәткәрләре басты. Алар машиналарны тикшерә, сукбай һәм фәхишәләрне аулый. Моның өчен республикага Русиянең 22 төбәгеннән өч мең ярымнан артык милиция хезмәткәре җәлеп ителгән. Бәйрәм көннәрендә Уфада барлыгы тугыз мең ярымнан артык милиция хезмәткәре тәртип урнаштырачак.

11-12нче октябрь Уфа һава аланында очкычлар тоткарлануы да ихтимал. Бу турыда республиканың эчке эшләр министры Рафаэль Диваев белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу бәйрәмгә чартер очкычлар белән бик күп кунаклар килү белән бәйле.

XS
SM
MD
LG