Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:37

Татар оешмалары җыены


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары җыены булды. Анда республика татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәмил Бигновка басым һәм Башкортстан татарлары корылтаен җыю мәсъәләләре каралды.

Хәбәр итүебезчә, Рәмил Бигнов 90нчы елларда чек инвестиция фонды белән зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Ул үзе гаепләү нигезсез, моны махсус оештырулары дип бәяли. Мөхтәрият һәм берләшкән оппозициядәге аның урынбасары Мәҗит Хуҗин Мәскәүдә булып кайтуларын белдерде. Аның сүзләренә караганда, алар Генераль прокуратура, Дәүләт думасы, Эчке эшләр министрлыгы һәм кеше хокукларын яклаучы оешмаларда булганнар. Генераль прокуратура бу эшне тикшереп, Бигновны гаепсез дип тапкан. Шулай булуга карамастан, җинаять эше ябылмаган, Бигновны аның белән танышуын дәвам итәргә мәҗбүр итәләр.

Башкортстан татарлары корылтаен уздыруга ярдәм сорап республика татарлары конгрессы башкарма комитеты хакимияткә мөрәҗәгать иткән иде. Аннан Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуы бәйрәме уңаеннан ярдәм итә алмаулары турында җавап алынган. Шуңа карамастан, корылтай узачак. Аны Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты белән берлектә барлык татар оешмалары уздырачак.

XS
SM
MD
LG