Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр белән очрашу


Казанда бөтендөнья татар галимнәре форумында катнашучылар белән очрашу булды. Форумга 19 галим чакырылып, 11е генә бара алган иде. Сәбәбен хакимият басымы белән аңлаттылар. Очрашуга шул 11 галимнең 4е килгән иде. Алар: филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров, техник фәннәре докторы Мәсгуть Вәлиев, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков һәм Уфа сәнгать академиясе профессоры Фәрдүнә Касыймовалар. Алар бертавыштан форум эшчәнлегенә зур бәя бирделәр, аны татар милләтен саклау һәм үстерүгә булышлык итүен билгеләделәр. Илдар Габдрафыйков кан тапшырып, шуңа бирелгән ял көннәре исәбенә форумга барган, бер галим түләүсез ял алуын, икенчесе шулай ук кайбер хәйләләргә барырга туры килүен белдерде. Бары тик берсе генә проблемалар булмавын ирештерде.

Мөнир Вафин, Уфа

XS
SM
MD
LG