Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:23

Америка Төньяк Кореягә үз белгечләрен җибәрә


Америка Кушма Штатлары, Төньяк Кореянең атом программасын туктату турындагы алты яклы килешүне тормышка ашыра башлау өчен, үз белгечләрен җибәрә.

Бу хакта Пекинда Төньяк Корея Халык Демократик республикасы мәсьәләсенә кагылышлы сөйләшүләрдә АКШ вәкиллегенә җитәкчелек иткән Кристофер Хилл хәбәр итте.

Чәршәмбе көнне бәян ителгән килешүгә асәсан, Төньяк Корея үзенең барлык атом корылмаларын, шул исәптән Енбйондагы атом реакторын да ябарга вәгъдә бирә. Моңа алмашка АКШ, Кытай, Япония, Көньяк Корея һәм Русия киләчәктә Төньяк Кореягә икътисади ярдәмне арттырырга ышандырды.

XS
SM
MD
LG