Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике Корея берлектәге Белдерүне имзалады


Пхеньянда Көньяк Корея белән Төньяк Корея Халык Демократик республикасы җитәкчеләренең сөйләшүләре тәмамланды. Ике ил башлыклары Ким Чен Ир белән Но Му Хен үз илләре арасында тыгызрак икътисади хезмәттәшлеккә һәм тынычлыкка чакырган берлектәге Белдерүне имзалады.

Әлеге очрашу, Корея дәүләтен 1950 елларда икегә бүлгәннән соң оештырылган, икенче очрашу. 1953 елдан бирле Төньяк Корея Халык Демократик республикасы белән Көньяк Корея ике ил арасындагы сугыш халәтенә рәсми чик куячак тынычлык килешүен һаман да имзаламады.
XS
SM
MD
LG