Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:50

“Русия патриотлары” фиркасе ризасызларны туплый


“Русия патриотлары” фиркасенең Башкортстан бүлеге кичә Русия Дәләт думасына сайлауларда катнашачак намзәтләре исемлеген раслаган. Анда җәмгысе 13 кеше кертелгән. Бу хакта “Русия патриотлары” фиркасенең Башкортстан бүлеге рәисе Заһир Хәкимов бүген оештырган матбугат очрашуында белдерде.

Сайлауларда катшашачак намзәтләр арасында республикадагы шактый билгеле шәхесләр бар. Шуларның берсе – Башкортстан Берләшкән оппозициясе җитәкчесе, БР Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигнов. Исемлектә шулай ук Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның бәйсез фикерле депутаты Геннадий Шабаев, Башкортстан хакимиятләрен тәнкыйтьләүче танылган эшкуар Николай Швецов, БР Кеше хокукларын яклау оешмасы җитәкчесе Рәис Дәүләткуҗин һәм башка киң билгеле шәхесләр бар.

Фирканең республика бүлеге рәисе Заһир Хәкимов әйтүенчә, сайлауалды исемлегенә кертелгән кешеләр республика хакимиятләренең дә игътибарын җәлеп иткән. Кайбер намзәтләрнең ни өчен кертелүе белән ныклап төпченүләре турында да әйтте Заһир Хәкимов.

XS
SM
MD
LG