Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Конгода Русия очучылары идарә иткән очкыч мәтәлде


Конгода йөк очкычы һәлакәткә дучар булды. Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкиллеге анда үлүчеләрнең күп булуы турында хәбәр итә.

Көнбатыш мәгълүмат агентлыклары хәбәрләренә күрә, җирле һава ширкәтенең “АН-26” йөк очкычы, һавага күтәрелеп барганда ук, ил башкаласы Киншасага якындагы күп кеше була торган базарга мәтәлеп төшә һәм шартлый. Очкычта 17 кеше булган дип әйтелә.

Русия гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, очкычка Русия очучылары идарә иткән.

XS
SM
MD
LG