Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:13

Чехия хөкүмәте башлыгы Русиягә басым ясарга өнди


Чехия премьер-министры Мирек Тополанек Русиядә хокук өстенлеген һәм сүз иреген саклау хакына, дөнья җәмәгатьчелеген Мәскәүгә ныграк басым ясарга чакырды.

Тополанек бүген, Русиянең танылган журналисты Анна Политковскаяның үлеменә бер ел тулу уңаеннан, “Азат Европа”-“Азатлык” радиосының Прагадагы баш фатирында оештырылган конференциядә чыгыш ясады.

“Политковскаяны үтерү хәлләрен тикшерү барышы Русиядәге бүгенге вәзгыять турында фикер йөртергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип ассызыклады Чехия хөкүмәте башлыгы.

XS
SM
MD
LG