Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:35

Мәскәүдә табылган кеше җәсадлары тикшерүгә тапшырыла


Мәскәү үзәгендә табылган кеше җәсадлары калдыклары 1930 еллардагы сәяси золым корбаннарыныкы булырга мөмкин. Хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре хәбәр итүенә караганда, Никольский урамындагы Шереметлар биналарын төзекләндерү эшләре барышында, бер бинаның баз өлешендә 34 кешенең мәете калдыклары һәм тутыгып беткән бер пистолет килеп чыккан.

Кеше җәсадлары сәяси золым корбаннарыныкы булырга мөмкин дип фаразлана. Әле прокуратура тикшерү эшләрен башлаган.

XS
SM
MD
LG