Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бик байлар барыбер исемлектә кала


“Бердәм русия”нең Бөтенрусия җыелышында булган яңалыклар матбугатта әле дә көн үзәгендә тора. Хәзер журналистлар Владимир Путинның җыелышта, фиркагә эре эшмәкәрләрне алмаска киңәш итүе турында әйтүен тикшерәләр. Ил башының бу тәкъдименнән соң, сайлау алды исемлекләрендә эшкуарларны саны шактый кимегән алар фикернчә.

Әйтик мәсәлән, федераль исемлектән Роснефть җитәкчесе Сергей Богданчиков, урман эшләре белән шогылләнүче Титан ширкәте җитәкчесе Владимир Крупчака. Гомумән Русия буенча күп кенә эшмәкәрләр, бу мөмкинлектән мәхрүм калган. Татарстан эшмәкәрләренә килгәндә исә, Татарстанның “Транс Тех Сервис” җитәкчесе Вячеслав Зубарев бу атнада үз ширкәтенең 15 еллык туган көнен республика көне сымаграк бик зурдан үткәрсә дә, исемлектән төшереп калдырыла. Аның каравы “Кызыл Шәрык” ширкәтләр төркеме хуҗасы Айрат Хәйруллинга бай булу исемлектә калырга кома чауламаган, һәм ул 5нче булып тора, димәк Дума депутаты булырга мөмкинлекләре зурдан.

«Звезда поволжья” газетасында Рәшит Әхмәтов исә, Путинның бу сүзләренә мондый фикер белдергәгн. “Заманында Маркс, сәясәт ул төгәлләнгән икътисад дигән. Зур сзәясәткә бары тик буржуразлар гына керә ала. Чөнки депутат урыны якынча 2 милионнан алып – 5 милонга хәтлек тора ди журналист. Бүгенге парламент 100 процентка зур һәм урта буржуазлардан тора һәм аларга идарә итә алырлык көч кирәк, бу көчне аларга бирмәсән, алар нкыйлаб оештыра. Русия тарихында мондый очраклар күп” дип яза Рәшит Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG