Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен укытуга чикләр куела


Русиядә дәүләт белем бирү стандартын тамырдан үзгәртеп кору фаразлана. Яңа канун федераль, милли-төбәк һәм мәктәп компонентларын туктатып, бердәм федераль дәүләт белем бирү стандартын булдыруны гына күз алдында тота. Шулай була калса, бу милли мәгарифкә зур зыян салачак. Яңа стандартлар турында канун өлгесе инде Русия Думасы депутатлары тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән иде. Шуннан соң Татарстан депутатлары борчылып Русия Думасына мөрәҗәгать юллады. Чәршәмбе көнне Русия Думасында бу уңайдан парламент тыңлаулары үткән.

Бүгенге көндә Русиядә мәктәп укучыларын федераль, милли-төбәк һәм мәктәп компонентлары нигезендә укыталар. Шуның нигезендә, ягъни азмы-күпме милли компонент булу ярдәмендә Татарстан укучылары үз туган телләрендә һәм үз туган яклары турында белем алып килде. Татарстан тарихы, туган якны өйрәнү кебек фәннәр милли төбәк компоненты нигезендә укытылды. Ләкин тиздән моңа чикләр куелырга мөмкин. Русия Дәүләт Думасының яңа кануны кабул ителсә. Әлеге канун федераль, милли-төбәк һәм мәктәп компонентларына бүлүне туктатып, бердәм федераль дәүләт белем бирү стандартын булдыруны күз алдында тота. Бу хакта Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин:

Дөньяда толерантлык тәрбияләү чорында, глобальләшү вакытында һәр милләткә үз асылын саклап калырга кирәк булганда һәм демократик дәүләт төзүнең икенче этабына кергән чорында моның белән шөгыльләнү дөрес түгел. Бу элекке заманда – Советлар Берлегендә кебек бер генә уку планы булырга тиеш һәм бернинди ирек була алмый дигәнне аңлата.

Илсур Һадиуллин ассызыклаганча, Татарстан Парламенты бу яңа канунга каршы чыкты. Татарстан депутатлары 28 нче сентябрдә Русия Президентына, Хөкүмәтенә, Дәүләт Думасына һәм Федерация Шурасына мөрәҗәгать юллаган иде. Чәршәмбе көнне Русия Дәүләт Думасы тиз арада шул нисбәттән парламент утырышы уздырган. Татарстан вәкилләрен анда чакырып торуны кирәк тапмаганнар. Татарстан Дәүләт Шурасының милли мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев та “Известия” газетасы хәбәрчесе аңлатма алырга дип шалтыраткач кына белгән.

Кыскасы, Татарстан депутатлары мөрәҗәгате турында, татарстанлылардан башка гына сөйләшкәннәр.

Элеккеге канун нигезендә, милли-төбәк компонентларын мәгариф министрлыгы эшләп, аны Хөкүмәт Дәүләт Шурасына кертеп, парламент раслый иде. Бу канун кабул ителсә, бөтенесе Мәскәүдән торып хәл ителәчәк.

Республика тарафыннан кертелгән фәннәр факультатив рәвешендә генә укытылачак. Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин:

Без бит моның аша үттек инде. Әгәр факультатив рәвешендә генә калса билгеләп кую авыр булачак.

Русия Дәүләт Думасында 11 сентябрьдә бу канун беренче укылышта инде кабул ителде. Кызганычка Татарстан депутатлары ул вакытка әле мәсьәләнең ни кадәр кискен торганын аңлап җиткермәгән. Хәтта Татарстаннан Русия Думасына сайланган депутатлар да канунны яклап тавыш биргән ди.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG