Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендә Гали авылында Коръән укып чишмә ачылды


Самар өлкәсенең Похвистнево районы төбәгебездә Оренбур далалары белән чиктәш җирләр, ә районда иң зур татар авылы булып Гали санала. Гали кырлары далага тоташа. Авыл сөзәк таучык итәгендә урнашкан. Менә шул тау битендә гасырларга сузылган тарихы булган изге чишмә бар. Гаҗәп хәл, большевистик идеология чорында кешеләрне зинданнарда корытсалар, Галидә изге чишмәне күмдергәннәр. Гали авылындагы изге чишмәнең яңа гомер башы турында шул авылда яшәүче, шагыйрә Саимә ханым Морзаханова сөйли:

“ Гали авылындагы “Морат бабкай” исемле изге чишмәбез бар. Шушы чишмә урынында Морат бабай намаз укыгач, су бәреп чыккан. Менә шуннан бирле бу су “изге” исемен йөртә. Һәр заманның үз әләкчесе булган. Ул заманда Морат бабайны аякларын, кулларын богаулап патшага алып киткәннәр. Морат бабай әүлиялеккә ия булган. Алдагы вакыйгаларны алдан күргән. Бу турыда әле дә исән бишенче туганы Асия әби сөйли.

Морат бабай урманда бүреләр тотып, атланып, колакларына тотынып йөри торган булган. Әләкчеләр патшага озатканнар, ә патша аның зирәклегенә исе китеп, бүләк- күчтәнәчләр биреп авылга озаткан. Морат бабайның кабере зиярәтебездә саклана. Изге чишмәнең суын эчәргә ераклардан кайталар, хәттә Ташкенттан кайтып изге чишмәнең суын алып китәләр иде. Безнең чишмәнең суы зәм- зәм суыдай кадерле эчемлек.

Коммунистлар заманында чишмәне күмдергәннәр дә иде, аннан сасы су чыккан. Кире ачтылар. Буралары черегән иде. Авыл түрәсе Идрис Муллагаев бу зур мәшәкатьне башлап җибәрде. Халыктан акча җыйдылар.

Район башлыгы Александр Ларионов 50 мең сум акча бирде, шул акчага төзелеш материалларны алдылар. Мәчетебез имамы Шамил Вакказов 15 мең бирде. Галидә яшәүче Әклимә апа берсеннән- берсе тәртипле өч бала үстерде. Берсе колбаса җитештерә, икенчесе авылда тегермән тота, он тарттыра. Ул чыгарган он “Алькинская мука” исеме белән шөһрәт казанды, үтемле товарга әйләнде. Менә шул ике уңган – Равил белән Рамил чишмәне терелтүдә зур матди ярдәм күрсәттеләр. Инешкә кадәр ергалаклар ердылар, торбалар салдылар. Хәзер чишмә суы турыдан- туры инешкә коя. Алар әле корбан мәҗлесләрен дә үткәрергә ярдәм иттеләр. Аннары Зөлфия апаның улы Рафаил Галимуллин корбанга сарык бүләк итте. Икенче сарыкны авыл Советы исеменнән Муллабаев Идрис бүләк итте.

Гали авылында дәрәҗәле кешеләр исемлегендә Мәсгүт Алтынбаев бар. Аның куллары алтын. Чишмә өстендәге өйне курчактай бизәде, матур манаралар куйды, идәненә линолеумнар җәйде, бетон сукмаклар ясалды, ачылмалы ишекләр, рәшәткәләр пәйда булды.

Чишмә тирәләп чәчәкләр дә утырттылар. Чишмә өенең идәненә намазлыклар җәелгән, килгән кеше намазын да укый ала.

Чишмә тантанасына бөтен халык пешеренеп барды, эскәтерләр җәеп зур табын хасил булды. Вәгазьләр сөйләделәр. Похвистневодан килгән имам Мифтах углы Минвәли Гыйзәтуллин аңлаешлы, тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Рәфкать абый Бадукшин мәдрәсәдә белем алучы Айрат Гәрәев, Камил Сәяров, Раил Габдуллиннан Коръән укытты.

Зиярәт буена төзелешеп намазлар укыдык. Болынны, тау итәкләрен ап- ак яулыклы хатын- кызлар, түбәтәйле ир- егетләр бизәде. Тантана зур мәҗлес белән түгәрәкләнде. Җылы, кояшлы һава торды, ә икенче көнне шифалы яңгырлар башланды.”

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG