Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Сез кемнең сүзенә күбрәк ышанасыз?


Горурланып үзебезнең Президентка ышанамын. Икенче урынны депутатларга, өченче урынны чит ил мәгълүмат чараларына бирер идем.

Беренче урынны бер кешегә дә ышанмыйм. Икенче урынны Русия Президентына. Өченче урынны Татарстан Президентына.

Беренче урынны курше күлән, таныш дусларга. Икенче урын депутатларга , 3- республика мәгълүмат каналларына.

1 урынны чит мәгълүмат чараларына, дөрес мәгълүматны бары тик Азатлык радиосыннан гына без алабыз. Икенче- булмаган бәйсез каналларга. Өченче - Русия президентына ышанырга кирәк .

Бик ышанам билгеле галим һәм иҗат кешеләренә. Президентка икенче урын, өченче урынны үзәк мәтбугатка бирер идем. Ә дүртенче үрынны дин әһелләренә бирәм.

1 урын Русия Президентына, икенче урын Татарстан Президентына

3 өченче урын халыкка. Халык сүзендә хаклык.

Мин үземнең эчке тавышыма ышанам. 1 урынны Татарстан президентының сүзенә һәм эшенә бирер идем. Һәм минем өчен иң әһәмиятлесе, мин дин эшлеклеләре сүзенә колак салам. Ә сәяси партияләр, үзәк матбугат мин аларга артык игътибар бирмим.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG