Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсенең Үләнкүл авылында юбилярлар кичәсе узды


Большеречье районының Үләнкүл авылы Омски өлкәсендәге татар авылларының берсе. Бу авыл, аның халкы, анда үкәрелгән төрле чаралар турында “Азатлык” тыңлаучыларына да җиткергәнебез бар. Шушы көннәрдә генә авылда гәдати булмаган кызыклы бер чара - “Яшнәп үткән яшьлек” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Кичә Үләнкүлдә, авыл хакимияте карамагында булган Тусказан, Черналы, Каракүл авылларында туып-үскән, биредә урта мәктәпне тәмамлаган һәм быел 60 яшьләрен билгеләгән кешеләр хөрмәтенә оештырылган иде. Кичәнең төп оештыручылары күптән түгел оешып эшли башлаган татар мәдәният үзәге җитәкчесе Зыятдин Чумаров, китапханә мөдире Тәнзилә Нәүрүзова һәм “Наза” ансамбле җитәкчесе Лотфия Жунусова булдылар. Оештыру эшләренә авыл хакимияте карамагындагы авыллар клубы мөдирләре, укытучылар, авыл тарихын өйрәнүчеләр клубы әгъзаләре һәм авыл халкы җәлеп ителде. Әлбәттә юбилярлар да читтә калмадылар, барлык эшләрдә дә актив катнаштылар. “Юбилярлар арасында мин андый кичәдә катнашырга лаекмы икән, дип шикләнүчеләр дә булды”, - ди китапханә мөдире Тәнзилә Нәүрүзова . Аның сүзләренчә 1965 елны Үләнкүл мәктәбен 16 укучы тмамлаган. Аларның 12-се әлеге кичәгә килгән иде. Кызганычка каршы, бүгенге көндә ике кеше дөнья куйган, ике кеше, ниндидер сәбәпләр аркасында, килә алмаган. Һәр кешенең үз тормышы, үз язмышы. Кемдер районның баш судьясы дәрәҗәсенә күтәрелгән, кемдер яхшы укытучы, кемдер оста банчы, кемдер авылның танылган фермеры булган, кемдер башка хөнәр сайлаган. “Кыскасы, араларында бер генә дә азып-тузып, юлдан чыгып йөргән кеше юк”,- ди Тәнзилә ханым.

“Шунсы да мөһим, кичәгә килгән юбилярлар татар үзәге урнашкан бинаның начар хәлдә икәнең күрделәр һәм ярдәмгә килергә вәгъдә бирделәр,” - ди “Наза” ансамбле җитәкчесе Лотфия Җунусова.

Кичә үткәрелгән бүлмә төзекләндерелеп бетмәгән, һавасы салкын булуга карамастан, оештыручылар аны йөрәк җылылары белән җылытып, матур итеп бизәргә тырышкан иделәр. Анда юбилярлар өчен, 4 ел фасылын хәтерләткән 4 өстәл куелган иде. Кышкы айларда туучылар өчен әзерләнгән өстәлгә ак җәймә җәелгән, ак чәчәкләр, кар бөртекләре, бәсле агач ботаклары куелган. Язгы айларда туучылар өстәле чәчәкле җәймә, яшел үлән, язгы чәчәкләр, җәйге өстәл – җәй чәчәкләре, җиләк-вареньелар, көзге өстәл - сары яфраклар, кызыл балан ботаклары, миләш тәлгәшләре белән бизәлгән иделәр. Бу өстәлләр артына, кайсы айда тууларына карап, юбилярларны утырттылар. Аннары алып баручылар кичәне ачып җибәрделәр. Алар юбилярларның һәрберсе белән таныштырып чыктылар, башкарган эшләре, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.

Аннан соң юбилярларны туган көннәре белән авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина тәбрикләде, кайберләренә рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды..

Кичә барышында юбилярларның да чыгышлары булды. Барсы да оештыручыларга тирән рәхмәтләрен белдерделәр, күңелләрендә туган хисләре белән уртаклаштылар. Төрле эшләрдә эшләп, авыл хакимияте башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән Эльфрида Иркенбаева үзенең тормышыннан кәнәгать булуы турында әйтте. Мәктәптә музыка дәресләрен бирүче, “Наза” ансамбленең баянчысы Әмир Сафарметов өчен кичә көтелмәгән сөенечле вакыйга булган. Большеречье районы мәхкәмәсе рәисе, Газиз Хайруллин да кичәдән кәнагать иде. Мондый очрашуларны ул ешрак үткәрергә кирәк дип саный.

Чыгышлар җыр-бию белән үрелеп барды. “Наза” ансамбле һәр юбилярга да җыр бүләк итте. “Уфтанма” җырына барсы да кушылды. Әйтергә кирәк, кичә күркәм һәм матур үтте. Юбилярлар да, килгән кунаклар да бәйрәмнән кәнагать калдылар. Агымдагы елда үзләренең 40, 50, яки башка төрле юбилейларын билгеләгән кешеләр “Нигә безнең яшьтәгеләр өчен бәйрәм оештырылмый?,- дигән сораулар да бирделәр оештыручыларга. Лотфия Җунусова да төрле юбилей кичәләрен ешрак үткәрергә кирәк дигән, фикергә килгән.

Үләнкүлдә ел саен юбилярлар өчен кичәләр оештырылмы, әйтүе кыен. Шуны төгәл әйтергә була, кешеләргә аларның кирәк булуы бәхәссез.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG