Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Беназир Бһуттодан гаепләр алыначакмы?


Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф илдән куылган элекке премьер-министр Беназир Бһутто белән татулыкка килергә булды.

Хөкүмәтнең һәм Беназир Бһуттоның вәкилләре килешү хакында тулырак мәгълүмат якын көннәрдә бәян ителәчәк, дип белдерде.

Ул килешү Бһуттодан коррупциядә гаепләнүләрне алуны, шулай ук аның ватанына кайтуын һәм тиздән булачак парламент сайлауларында катнашу мөмкинлеген күз уңында тота дип фаразлана.

Беназир Бһутто моңа кадәр парламенттан үз фиркасе әгъзаларын чыгару белән янаган иде. Ә бу исә шушы атна шимбәсендә илдә үтәчәк президент сайлаулары йомгакларына ышанычны какшатыр иде.

Әлеге сайлауларда катнашачак Пәрвәз Мөшәррәф икенче мөддәткә президент булып сайланыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG