Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:12

Татарстан үзенең милли сәясәт программасын әзерли


Русиягә үзенең дәүләт милли сәясәте турында канун кирәк, дип исәпли Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

“Төрле милләтләр яшәгән төбәкләрдә милли сәясәт күпмедер дәрәҗәдә бар, ләкин бездә, ягъни Русиядә аның заманча концепциясе һәм кануны юк. Шуңа да ул эзмә-эзлекле алып барылмый. Карарлар теге очрактан бу очракка гына дигәндәй кабул ителә. Әмма бу Русия Федерациясе халыклары үсешенә ярдәм итми”, - дип белдерде Разил Вәлиев атнакич көнне үткән матбугат очрашуында.

- Без күпмилләтле илдә яшибез, - диде Р. Вәлиев. – Андый дәүләттә безнең республикадагы һәм илдәге барлык халыкларны канәгатьләндерүче рәсми, дәүләт милли сәясәте гамәлдә булырга тиеш.

Әле Татарстан Дәүләт Шурасы үз милли сәясәт программасын әзерли. Аның өлгесе ноябрь ае башында Казанда үтәчәк Татарстан халыклары корылтаенда тикшерелер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG