Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта гыйсьянчыларга каршы һөҗүмнәр дәвам итә


Гыйрактагы американ хәрбиләре, Багдадтан төньякта урнашкан Халис шәһәрендә оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә, ким дигәндә 25 баш күтәрүченең үтерелүе хакында хәбәр итте.

Атнакич көнне Багдадның көньяк өлешендә террорчылыкка каршы хәрби чаралар барышында бер американ солдаты һәлак булган. Шулай ук Самарра шәһәрендә “Әл-Каида” белән көрәштә катнашкан җирле аксакал үтерелгән. Бомба шартлаудан аның биш сакчысы да һәлак булган.

Тагын бер шартлау Әл Искәндәрия шәһәре мэрының һәм аның дүрт сакчысының да гомерен өзгән.

Багдадның үзендә дүрт шартлаудан 14 кеше һәлак булган, тагын сигезе яраланган.
XS
SM
MD
LG