Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан чикләре киңәя


Казан шәһәре тиздән зураячак- 18 мең гектар җиргә. Лаеш, Биектау, Питрәч җирләре хисабына. Моннан башка гына Казанның киләчәге юк диделәр җомга көнне шәһәр депутатлары җомга көнне Казан Думасы сессиясендә. Чөнки йортлар төзергә урын җитми, ә халык артканнан арта. Авылдагы яшьләрнең дә күбесе бүген калада калу ягын карый. Шуңа Татарстан Хөкүмәте үзгәртеп кору башлангычы белән чыккан. Ягъни Биектау, Питрәч, Лаешның буш җирләре Казанга кушылачак. Бу хакта Казан шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеш идарәсе идарәсе җитәкчесе Эрнст Мәүлетов:

Беренчедән, җирләр бушка торырга тиеш түгел. Әгәр шул килеш торса, Казан да зураймыячак һәм авыл булып калачак.

Депутатлар әйтүенчә, 2010нчы елга инде Казанда 1 миллион 200 мең кеше яшиячәк. Аларны урнаштырып бетерү чикләрне киңәйтмичә генә мөкин түгел ди Эрнст Мәүлетов.

Казанның чикләре киңәюе кемгәдер файда, кемгәдер зыян билгеле. Мәсәлән Биектаудагы Константиновка бистәсен Казанга кушуга гади халык каршы. Чөнки Казанга кертелсәләр, алар бистә булудан туктап күп ташламалардан ваз кичәчәк. Казан депутатлары алай дип санамый билгеле. Эрнст Мәүлетов

Кире кагуның мәгънәсе юк. Бистә булса юлсыз, мәктәпсез калачак. Ташламада гына эш түгел, ниндидер үсеш булырга тиеш.

Русия Конституциясе нигезендә, җирлекләрне кушу бары халык ризалыгы белән генә башкарылырга мөмкин. Әлеге максаттан 2 декабрьдә тавыш бирү уздырылачак диелде сессиядә.

Депутатлар тарафыннан Казан чикләрен киңәйтү карары хупланды. Депутат Фәрит Мифтахов:

Казан чикләрен киңәйтү икътисади яктан шәһәр казнасына акча китерәчәк.

Казан чикләрен киңәйткәч шәһәрдәге халыкка күбрәк торак мәйданы туры киләчәк диелде сессиядә. Казан шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеш идарәсе идарәсе җитәкчесе Эрнст Мәүлетов:

Хәзер бер кешегә 21 квадрат метр туры килә, 20 елдан соң 33 квадрат метр, ә 50 елдан соң 39 квадрат метрга җиткереп Европаны куып тотарга уйлыйбыз.

Европада бер кешегә торак мәйданы 33 квадрат метр туры килә икән. Казанда да бу күрсәткечләргә ирешү күздә тотыла. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Казан чикләре киңәгәч, сайлаулар да узачак икән. Казан халкы яңа җирлеккә башлык һәм депутатлар сайларга да мөмкин.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG