Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре киңәшмәсе үтә


Таҗикстанда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре киңәшмәсе башланды. Җыенда, Франциягә эш сәфәренә киткән Украина президенты Виктор Ющенкодан тыш, БДБның башка барлык дәүләтләре башлыклары да катнаша. Украина вәкиллегенә чит ил эшләре министры Арсений Яценюк җитәкчелек итә.

Дүшәнбедә бер үк вакытта Евроазия икътисади берләшмәсе һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең уртак иминлек турындагы килешү оешмасы кысларындагы очрашулар да үтә.
XS
SM
MD
LG