Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

“Диалог Ауразия” нең ифтар мәҗлесе


Соңгы вакытта корбан чалу, Ураза, Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрүгә күренекле җәмәгать эшлеклеләре, рәсми җитәкчеләр дә кушыла башлады. Җомга көнне шәһәр Думасы җыелышында рәислек иткән Казан башлыгы Илсур Метшин да киләсе дүшәмбе көнне ифтар мәҗлесе үткәрәчәк дигән гайре рәсми мәгълүматләр килеп җитте. Мондый йолалар төрле карашлы кешеләрнең, хәтта төрле ил һәм милләт вәкилләренең ниятләре уртак һәм изге булсын, башланган олы эшләр уңсын дигән максатлар белән дә оештырыла.

Узган пәнҗешәмбе кичендә халыкара Ауразия-ДА журналы үткәргән ифтар мәҗлесе шактый үзенчәлекле, хәтта кабатланмас дип аталырга лаеклы. Казандагы иң затлы 5 йолдызлы Мираж кунакханәсенең рестораны тәрәзәләре атаклы Пирамида үзәгенә һәм Казан Кремле диварларына карап тора. Биредә 30-40 кешелек озын өстәл әзерләнгән иде.

Пәнҗешәмбе кичендә Мираж ресторанына авыз ачуга чакырылган кунаклар халыкара конференция яки форум делегатларын хәтерләтте. Өстәл артында җыелучыларның үзара мөрәҗәгать итүләре дә саллы һәм дипломатик рухта иде. Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгәриф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык яучысы Туфан Миңнуллин, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Кемал Димерҗелер, Диалог-Ауразия журналының Мәскәүдәге, Казандагы вәкилләре, билгеле галимнәр Нурмөхәммәт Хисамов, Фәһимә Хисамова, «Звезда Поволжья” гәзитенең мөхәррире Рәшит Әхмәтов, “Татарстан” журналының җитәкчесе Рифат Фәттахов, Татарстан Диния назарәте вәкилләре һәм сәнгатькәрләр, журналистлар белән беррәттән төрле дин вәкилләре дә монда чакырылган иде.

Иң башта шагыйрь һәм депутат Разил Вәлиев кунакларга мөрәҗәгать иткәннән соң, дога укылды. Авыз ачу мизгелләреннән соң, “Диалог-Ауразия” платформасының рухы, берничә ел буе тупланган тәҗрибәсе һәм бу хәрәкатькә катнашучыларның максатлары турында чыгышлар ясалды. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Кемал Димерҗелер кунакларга уңышлар һәм барлык халыкларга иминлек, бәхет, саулык теләде. Тәмле ашлардән авыз итеп утырган кунаклар диварга куелган экрандагы үзгәреп торган манзараларны карадылар. Анда төшерелгән рәсемнәр һәм видеорепортажлар “Диалог-Ауразия’’ платформасының конгрессларында булган вакыйгаларны чагылдыра иде. Әйтергә кирәк, бу хәрәкәт төрекләрне яки төрки халыкларны гына түгел, ә Русия, Казахстан, Кыргызстан, Көнчыгыш Европа илләре, гомумән дөньяда үзләренең фәнни һәм әдәби иҗатлар, гуманистик идеялары белән танылган шәхесләрне берләштерә. Шуңа күрә, ифтар мәҗлесендә әйтелгән сүзләр тынычлык дуслык, толерантлык турында гына түгел, ә рухи, әхлакый кыйммәтләрнең төрле дин һәм милләт вәкилләре өчен кадерле, уртак булуы турында иде.

Бик сирәк була торган хәл – Казан мөселманнары, ислам дине әһелләре белән беррәттән ифтар мәҗлесенә Казан епархиясе, шулай ук католик чиркәү вәкилләре дә килгән иде. Алар да үзләренең бу очрашуда катнашуларына сөенгәннәрен белдерделәр.

Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин парламент утырышларында кинәяле яки хисле чыгыш ясаучы буларак танылса да, бу юлы ул халыкара мәйдандагы шәхес буларак күренде. Ул да биредә, Татарстан, Төркия, Мәскәү кунакларын, төрле дин тотучыларны сәләмләде.

Татарстандагы алман милли-мәдәни мөхтарияте рәисе Виктор Диц республикадагы милләтара мөнәсәбәтләрнең туганларча булуына игътибар итте. Мөселман диненең менә шундый изге ниятле кешеләрне берләштерүе аның өчен бигрәк тә мөһим икән.

Шулай ук бу мәҗлеснең татар халкы һәм Русия, Евразия илләре өчен мөһим булган тарихи урында үтүе берничә тапкыр билгеләнде. Авыз ачу оештырылган Мираж рестораны Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете каршында ачылган. Нәкъ шушы урында Казан ханлыгының иҗтимагый-сәяси үзәге булган, 4 ярым гасыр элек биредә октябрь башында канкойгыч сугышлар барган. Иске календарь буенча 2 октябрь, хәзерге хисап белән 12 октябрьдә Мәскәү патшасы Иван III-нең гаскәрләре Казанны яулап алган. 455 елдан соң да татар милләтенең теле, тарихы, әдәбияты югалмаган. XXI гасырда цивилизацияләрнең диалог алып баруы, милләтләрнең туганлашуы дини әһелләр өчен дә, халыкара журнал чыгаручылар өчен дә иң мөһим максат булуы әлеге мәҗлестә ачык күренде.

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG