Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анна Политковскаяны үтерүчеләрне хөкемгә тартуны таләп итәләр


Ауропа Шурасы Парламент ассамблеясенең 30дан артык вәкиле, танылган журналист Анна Политковскаяны үтерүне тикшерү өчен, халыкара төркем төзергә чакырды.

Парламент әгъзалары хатында Русиядә соңгы елларда журналистларны үтерүгә бәйле һәммә җинаятьләрне бәйсез тикшерү кирәклеге ассызыклана.

Ауропаның төрле илләре вәкилләре, җәмгысе 34 кеше, коммунистлар хакимияте җимерелгәннән соң, Русиядә булган уңай үзгәрешләрдә журналистларның өлеше гаять зур дип бәяли.
XS
SM
MD
LG