Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Интерфакс” Татарстан икътисадына яңа мәгълүмати мөмкинлекләр тәкъдим итә


“Казаноргсинтез” акционерлык җәмгыяте сүзчесе Әлфия Галәмова эшкә килгәч тә беренче кулына “Республика Татарстан”, “Вечерняя Казань”, “Время и деньги” газеталарын алса, интернет сәхифәләрдән “Татаринформ”, “Интерфакс”ка күз сала. Галәмова “Интерфакс” үткәргән чарага да кызыксынып килгән иде. “Интерфакс” шикелле куәтле мәгълүмат агентлыгы белән турыдан- туры эшләү безгә кызык та файдалы да булыр иде”,- ди “Казаноргсинтез” вәкиле. Аның әйтүенчә, бу очракта хезмәттәшлекнең файдасы һәм нәтиҗәсе бәясенә караганда өстенерәк. Чөнки бу ширкәтнең кыйммәтле кәгазьләре чит илләрнең финанс оешмалары өчен дә таныш.

“Интерфкс”ның Татарстан сәнәгать ширкәтләренә һәм финанс оешмаларына яңа мәгълүмати мөмкинлекләрен тәкъдим итү чарасында “КАМАЗ”, “Таттелеком”, Горбунов исемендәге берләшмә, “Элемтә”, “Таттрангаз” шикелле эре оешмалар, мәгълүмат чараларыннан, шулай ук зур булмаган ширкәтләрдән дә вәкилләр бар иде. Дөрес 100- ләп кеше көтелсә дә, аның яртысы гына булу да бу чараның эчтәлегенә тәэссир ясамагандыр мөгаен. “Интерфакс” ягы үзләренең бөтен мөмкинлекләрен ачып салса, Татарстан ягы сорауларны кызганмады. Финанс, икътисад белән турыдан- туры бәйләнештәгеләрне дә, хәбәрләр таратучыларны да иң беренче чиратта мәгълүматның дөрес булуы кызыксындыра. Мисал өчен ике атна элек кенә “Сургутнефтегаз” бурычларын түли алмый дигән, дөрес булмаган хәбәр таралып, бу ширкәт акцияләренең бәясе ике процентка төшкән булган. Без бу хәбәрне таратканчы тикшердек, дип белдерә “Интерфакс” җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Герасимов. Аның сүзләренчә, аларны мондый очракта бәйсезлек, ике якның да фикерен белешү һәм ширкәтләр белән турыдан- туры эшләү коткара. Һәм алар сәнәгать оешмалары, төрле ширкәтләр турында тулы мәгълүмат бирергә омтыла. Ә Татарстанга килгәндә исә: “Русияләрдә иң эреләрдән булган медиа тупланмасы- үзебезнең яңа проектны эшләтеп җибәреп, без аңа Татарстаннан 20 мәгълүмат чарасын керттек. Әле бу башлангыч кына”,-ди Герасимов. Аның сүзләренчә, Татарстан бик күп өлкәләрдә яхшы эшләүче, уникаль республика. Әмма, хезмәттәшлекнең нәтиҗәле булуы мондагы төрле ширкәтләрнең Русиядәге һәм чит илләрдәге финанс базарларында эшләргә әзерлегеннән торуын да яшермәде “Интерфакс” вәкиле. Бу ширкәт Татарстан өчен яңалык түгел. “Без “Интерфакс” белән элемтәдә бик озак эшлибез. Казанның 1000 еллыгын үткәргәндә алар безгә бик зур пиар компания ясадылар. Аларның дәрәҗәләре монда бик зур дип әйтеп була. Тәкъдим итү турында ишеткәч монда килдек. Яңалыкларны кулланырга исәбебез бар”,- ди Татарстан икътисад министрлыгының сүзчесе Рәйсә Маннапова. Һәркем, әлбәттә бу очрашудан ниндидер файда өмет итә. Мисал өчен әле яңа гына мәгълүмат базарына аяк атлаган Казанда иңглиз һәм урыс телләрендә чыгучы “Усеш формуласы” журналын оештыручы Мөнирә Әпсәләмова исә интернет сәхифәләрдә узара сылтамалар алмашуга өметләнә.

Татарстан икътисад министрының урынбасары Наил Гобәев җомга көнне булган бу чарага мөнәсәбәттә, үзеңне таныту дөрес адым, дип бәяләде. “Аларның яңалыкларын гел карап чыгабыз. Мәглүмат кырында башкалар да бар. Әмма алар бу ширкәтләр арасында эре ширкәт. Барыбер төрле чыганакларны гел чагыштырып карарга кирәк”,- дип тә өстәде икътисад министры урынбасары.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG