Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

Чаллы укытучыларына 400 доллар


Мәгариф алдынгыларына шәһәр хәкименең акчалата бүләкләрен тапшыру көндезге 2дә башланды һәм кичке 6ларга кадәр дәвам итте. Беренче тантана Автозавод районында, аннан соң Үзәк һәм Комсомол районнарында булды. Шушындый зур күләмдә һәм күп санлы укытучыларга акчалата бүләк бирүнең беренче тапкыр икәнлеге әйтелде. Акчалата бүләккә лаек булу өчен хәкимият игьлан иткән бәйгедә катнашу зарур иде. Бәйгенең жюри рәисе Васыйл Шәйхразиев әйтүенчә, анда 762 кеше катнашып, 500-е җиңүче булган. Әлеге җиңүчеләр буенча укытучылар арасында беркадәр бәхәсләр булган, дигән сүзләр булды. Янәсе, барлык укытучыларга да тиешле премия акчасын мәктәп директорларының әшнәләренә, ягьни, бәйгедә җиңүче исемен алучыларга бирәләр. Русиядә булырга мөмкин хәл бу. Аеруча сүз 10 мең сумнар хакында барганда. Ләкин “Азатлык” хәбәрчесе Чаллы мәктәпләрендә булып, әшнәләрне, якыннарны җиңүче итү очракларын тапмады. Менә кайбер укытучылар белән сөйләшү мизгеле: - Мин Фәридә Кашаф кызы. Татар әдәбияты укытам. Фикерем мондый: 10 мең премия бирү коллективны таркатмады. Ләкин укытучылар көне уңаеннан һәрберебезгә аз гына премия булса, каршы булмас идек.

- Алга таба без дә әйбәт эшләп шушындый акчага лаек булырбыз дип уйлыйм.

- Бу уңайдан коллективның карашы әйбәт. Укытучы хезмәтен алга таба да зурласыннар, бәйгеләрне тагын да нәтиҗәлерәк итеп уздырсыннар. Безнең һәр укытучы шушындый премиягә лаек.

Шәһәр хәкиме Илдар Халиков бүген Чаллыда 10 меңнән артык мәгариф хезмәткәре булуын, менә шушыларның 500-е акчалата бүләккә лаек булуларын әйтте. Бүләкләнүчеләрнең 99%ы хатын-кыз иде. 10 мең сум акчаны ир-егетләр арасыннан беренче булып татар-төрек лицее укытучысы Аслан Әхмәт алды.

Тантана тәмам. Укытучыларның кәефе ничек, хәким премиясен нинди максатларда тоталар, шуны белешәм. Кемдер коммуналь бурычлар түләве, башкасы фатир алуда ярдәме тиячәге, теш дәвалауга тотачагы турында әйтте.

Чаллыда Русия мәгариф хезмәткәрләре көне менә шушы чара белән билгеләп үтелде.

Чаллы, Гафиулла Газиз

XS
SM
MD
LG