Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта бүгенгә билгеләнгән халыкара җыен өзелде


Түбән Новгородта Анна Политковскаяның истәлегенә бүген ачылачак халыкара җыен булмый калды. Русиянең ВТБ-24 дигән банкы Америка Кушма Штатлары тарафыннан, шушы җыенны үткәрү өчен, “Толерантлыкны яклау Түбән Новгород фонды”на җибәрелгән акчаны күчерүдән баш тарткан.

Ул акчалар шушы конференциядә катнашучыларның һәм аның кунакларының юл чыгымнарын каплауга һәм кунакханәдә яшәүләре өчен түләүгә тотынылырга тиеш булган.

ВТБ банкы вәкилләре акча күчереләсе фонд “Росфинмониторинг”ның “кара исемлегенә” кертелгән, дип белдергән.
XS
SM
MD
LG