Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:21

Мөшәррәф Пакыстан президенты итеп сайланды


Пакыстан Үзәк Сайлау Комиссиясе рәисе Кази Мөһәммәд Фәрук, Пәрвәз Мөшәррәф сайлауларда җиңде, дип белдерде. Милли Мәҗлеснең 257 әгъзасенең 252се Мөшәррәф өчен тавыш биргән. Пакыстанның 4 вилайятәндә дә җирле мәҗлесләрдә Мөшәррәфне сайлаганнар. Пакыстан премьер-министры Шәукәт Азиз, Мөшәррәф Пакыстан өчен күп эшләде, дип белдерде:

"Тирә-якка әйләнеп карагыз, базарлар ачык, халык Мөшәррәфне сайлауны яклап үз эшен дәвам итә, ә оппозициянең кайбер чакыруларын кабул итеп урамнарга чыкмады."

Рәсми нәтиҗәләр әле иглан ителмәде. Оппозиция, Пәрваз Мөшәррәф хәрби көчләр җитәкчелегеннән китәргә тиеш, дигән таләп куйды.

XS
SM
MD
LG