Accessibility links

Түбән Новгородта чит ил хокук яклаучылары иреккә чыгарылды


Журналист Анна Политковская истәлегенә багышланган конференциягә килгән 4 чит ил хокук яклаучысы азат ителгән. Азатлыкның Түбән Новгородтагы хәбәрчесе сүзләренә караганда, милициядә алар 4 сәгать тотылган, документлары тикшерелгән, ґаепләүләр белдерелмәгән. Җомга көнгә билгеләнгән конференция булмый калды. Шулай ук рус-чечен дуслыгы җәмгыятенең элекке җитәкчесе Станислав Дмитриевский тоткарланган булган. 7 үктәбер көнне Анна Политковская үлеменә 1 ел тула. Бүген Таймс газетында дөньяның танылган 60 кешесе имзалаган хат дөнья күрде. Анда артистлар, кеше хокуклары яклаучылар һәм Нобель бүләге ияләре Русия рәсмиләренә Анна Политковская үлемен тикшереп гаепле булганнарны җәзага тартырга чакырып мөрәҗәгәт иткән.
XS
SM
MD
LG