Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шыгый юлбашчылар килеште


Гыйрак җитәкчелеге иң тәсирле ике шыгый җитәкче Моктада әл-Садр һәм Абдул Әзиз әл-Хәкимнең көч куллануны туктату турында үзара килешүгә ирешүен хуплады. Ике юлбашчының көчләре Гыйракның күпчелек шыгыйлар яшәгән көньак төбәкләре өчен сугыш алып бара иде. Гыйрактагы АКШ хәрби җитәкчесе генерал Давид Петреус, Иранны Гыйракта көч куллануны кыздырып торуда гаепләде. Иранның Гыйракка корал, акча һәм кайбер очракларда Гыйрак сугышчыларын өйрәтүе белән ярдәм итеп торуы – шиксез диде генерал. Иран моны кире кага. Багдадта бүген кимендә 9 кеше һәлак булды, 12 кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG