Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Уфада Владимир Путинны туган көне белән котладылар


Русия шәһәрләрендә һәм Башкортстан башкаласында бүген яшьләр Русия президенты Владимир Путинның туган көнен билгеләде. Бүген президентка 55 яшь тулды. Уфада чаралар берничә җирдә, Рус Драма Академия театры, сәүдә һәм күңел ачу үзәге каршында, шулай ук ял паркы һәм мәдәният сарайлары каршында узды. Аларны Бердәм Русия фиркасенең яшьләр бүлеге оештырды. Башкортстан яшьләре Путинга күмәк котлауларын әзерләде, шулай ук теләгән һәр кеше үзенең шәхси котлавын язып җибәрә ала иде, дип хәбәр итә Башинформ мәгълүмат агентлыгы. Президентка мөрәҗәгәттә Башкортстан яшьләре Путинга үз эшен мөкәммәл башкаруы өчен рәхмәтләрен һәм аның белән горурлануларын белдерде. Мәскәүдә шундый ук чараларны Кремль яклы Наши яшьләр төркеме оештырды. Франц Пресс агентлыгы хәбәр итүенчә, чарада берничә мең кеше катнашкан. Күпләр өсләренә Владимир Путин төшерелгән кызыл футболкалар кигән булган. Кичә Таҗыкстанга булган сәфәре вакытында Путин туган көнендә Кремльгә югары хәрби җитәкчеләрне чакырачагын әйткән булган.

XS
SM
MD
LG