Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:03

Мьянма хакимиятләренә каршы чаралар тикшерелә


Берләшкән Милләтләр Оешмасы Иминлек шурасы Мьянма хакимиятләренә тәэсир итү чараларын тикшерә. Бу илдә хөкүмәткә каршы урам җыеннарын көч кулланып бастыруга каршы эшләнә.

Мьянмага җитәкчелек итүче хәрбиләрнең гамәлләрен гаепләгән Белдерүнең өлгесе Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания һәм Франция тарафыннан әзерләнгән.Ул Белдерүдә илдәге барлык сәяси тоткыннарны азат итәргә һәм оппозиция белән сөйләшүләр башларга чакыру язылган.

Мьянмада каршылык чараларында катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын кулга алулар дәвам итә. Әлегә күпме кешенең кулга алынуы турында төгәл мәгълүматлар юк. Кеше хокукларын яклаучылар мәгълүматларына караганда, алар берничә мең кеше булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG