Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анна Политковскаяны үтерү эше ачылганмы?


Үтә мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүче Петрос Гарибян белдерүенчә, журналист Анна Политковскаяны үтерү турындагы эш ачылган, җинаятьне башкаручы кулга алынган.

«Новая газета»га биргән әңгәмәсендә Гарибян бу эш буенча унбер кешегә гаеп ташлануы турында әйтте. Шуларның унысы кулга алынган, шул исәптән җинаятьне оештыручылар да. Өлкән тикшерүче аларның исемнәрен атамады.

«Новая газета» күзәтүчесе Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә Мәскәүдә үз фатирына кергәндә атып үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG