Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Һадиуллин: Казандагы татар-төрек лицейларына куркыныч янамый


Бу көннәрдә Казандагы татар-төрек лицейларын Мәскәүдән килеп Русия Прокуратурасы вәкилләре тикшереп китте. Соңгы вакытта лицейларны ябалар икән дигән шау-шу купкан иде. Әлегә тикшерүләр нигезендә тулы нәтиҗәләр ясалмаса да, Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин лицейларга куркыныч янамый дип белдерә.

Русия Прокуратурасы вәкилләре Казанда бер атна тирәсе булып киттеләр. Инде хәбәр иткәнебезчә, Мәскәү вәкилләре татар-төрек лицейларында фәннәрнең инглиз телендә укытылуына канәгатьсезлек белдергәннәр иде. Аны федераль дәреслекләр нигезендә генә уку рөхсәт ителә икән. Кыскасы, дәреслеләр Мәскәү күзәтүе аша узарга тиеш. Шулай ук Татарстанда төрек укытучыларының белем бирүен дә үз итмәде федераль күзәтүчеләр. Әлегә үзебездә төгәл фәннәрне инглизчә укытырга укытучылар юклыгына карамаста. Уставта да гаепләр тапканнар. Ләкин бу татар-төрек лицейларына бернинди дә куркыныч янамый дип саный Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин:

Июльдә дә, сентябрьдә дә тикшерү булып китте. Беренче чиратта монда Русиянең “Мәгариф турында”гы кануннын үтәлешен карау бара. Хәзер татар-төрек лицейларын гына түгел, ә гомумән Русия мәктәпләренә анализлар ясау бара. Шуңа мин аларга куркыныч яный дип санамыйм. Анда инде төрек укытучылары әлләни күп түгел. Лицейларның нәтиҗәләре яхшы. Төрле программалар буенча Русия һәм республика күләмендә югары урыннар алып торалар. Тикшерүчеләр журналларны, актларны, Уставларны карадылар. Әлбәттә Уставларда кимчелекләр бар. Әмма “Мәгариф турында”гы канунга кертелгән үзгәрешләрне һәрдаим Уставка кертү мөмкин түгел. Яңа Уставлар бу көнне әзер булачак.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин әйтүенчә, Русия Прокуратурасы вәкилләре әлегә бәйләнерлек зур гаепләр тапмаган. Ләкин шунысы кызык бу лицейлар элек татар-төрек дип йөртелсә, хәзер инде гади лицей-интернат булып калган. Илсур Һадиуллин:

Татар-төрек дип без аны кулланмыйбыз, ул лицей-интернат дип йөртелә. Алар безнең Казанда эчәү. Әгәр анда спорт заллары, бассейнар булса тагын да яхшы булыр иде, ләкин бүген мөмкинчелек юк. Монда куркырлык бернәрсә дә юк.

Лицейларның исемнәрендә татар-төрек сүзе булмавы инде артка чигенү түгелме дигән сорау туа.Чөнки гади мәктәпләр Казанда болай да йөзләгән. Ләкин хәзер Татарстан җитәкчеләре дә инде ниндидер ташламаларга бара башлады бугай. Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин:

Төрек телендә булган чит илдән килгән әдәби һәм төгәл фәннәр буенча да дәреслекләрне тикшерделәр. Чөнки хәзерге вакытта Русия мәгариф министрлыгыннан бары тик федераль дәреслекләр белән генә эшләргә дигән хатлар да бар. Менә шундый куркырлык бернәрсә дә юк.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин белдерүенчә, Русия Прокуратурасы тикшерүләр буенча нәтиҗәләрне Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына юллаячак. Аннан соң аерым план төзеп, шул кимчелекләрне бетерү буенча эшләү күздә тотыла икән. Русия Прокуратурасы кимчелек дип санаган бар таләпләрне дә үтәгәч, бу татар-төрек лицейларының мәгънәсе калырмы? Менә бусы инде сорау булып кала.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG