Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Яңа сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка нинди үтенечләрегез бар?


Студентлар өчен спорт ярышлары үткәрелсен, сәламәтлек булсын өчен. Дәү әнием, әбием- бабаем өчен дарулар сатып алырлык булсын.

Күбрәк спорт һәм сәламәтләндерү комплексларын төзетсен иде. Мәктәпләрдә дә, мәктәптән тыш урыннарда да күбрәк булсын иде спорт бүльмәләре. Бик күп бала инвалид булып туа. Кешеләрне сәламәт тормышка өндәсеннәр иде.

Табиплар авыруларга игътибарлы булсыннар. Яңа кеше яңача эшләргә тиеш. Мин диабет авыруы белән авырыйм, 2 группа инвалид, менә 20 ел инде. Инсулин бирәләр миңа, көнгә ике тапкыр , уколны үзем ясыйм. Үтенеч шул , дарулар аптекта булсын, югыйсә даруларны алырга врач язып бирә рецепт , алар аптекта булмый, сатып алырга туры килә. Ә ул акчаны кире кайтармыйлар.

Чират әзрәк булсын клиникаларда , дарулар белән яхшырак тәэмин итсеннәр.

Спорт комплексларга фитнес клубка бүгенге көндә 100 мең алдан бер елга түләп куярга кирәк. Һәр кешенең мөмкинчелеге юк моңа.

Ә менә минем ике туган абыемның малае йөри. Ул көн саен йөресә дә ярый, атнага ике мәртәбә барса да ярый. 33.600 сум түләделәр. Анда шәрек биюләре, бокс, каратэ, бассейн бар. Шундый фитнес клублар очсызрак булсын иде.

Сәламәтлек бик актуаль мәсьәлә инде ул. Менә ахыргы законнар проблема барлыгын әйтте инде. Картлар мәсьәләсе чишелмәве ул безнең җәмгыятьнең көзгесе булып тора, ә бездә ул әле дә ачык мәсьәлә булып кала. Миңа 52 яшь, безнең яшьтәгеләргә күбрәк шифаханәләр, ял йортлары булса , бу кешенең сәламәтлеген ныгыту өчен бик зур файда булыр иде.

Безнең пенсионерларга булган бүгенге ташламалар үзләрен акламый. Яңа министр аларны тәртипкә китерер, дип ышанып калам.

Минемчә, теш дәвалау клиникаларында җиһазлау тиешле рәвештә булсын һәм үстерелсен иде һәм безгә тиешле рәвештә ярдәм ителсен иде.

Авырмаска гына кирәк менә шул, башка бернәрсә дә кирәкми.

Дарулар сатуда гел булып торсын иде.

Мәктәптә балаларны тукландыру буенча яхшырсын иде, салатлар яшелчә - җимеш бирсеннәр иде. Ә менә мәктәп тә балаларга сөт бирү безне бик кәнагатьләндерә.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG