Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә дә мәрхүмә Анна Политковскаяны искә алдылар


Хокук саклаучылар оешмасы вәкиле Мөнир Насыйров әйтүенчә, киңрәк билгеләп үтәргә кирәк иде, әмма җитәкчеләрнең Мәскәүдә булуы аркасында, хакимиятне алдан искәртеп куя алмаганнар. Шунлыктан канун буенча тыелмаган ысул – ялгыз пикетчы чуаш кешесе Владимир Пушкин гына пикетка баскан. Аның бер кулында “2006-елның 7октябрендә үтерелде” дигән язмалы Анна Полтковскаяның зур сүрәте. Икенчесендә - үз маҗаралары турында мәгълүмәт.

Мондый пикетка басарга нәрсә этәргеч бирде дигән сорауга ул менә ни диде.

Мәрхүмә Анна алдында баш иям, Аны хакыйкать таратканы өчен физик яктан юк иттеләр, ә мине дәүләт акчасын үзләштерүче җирле түрәләрне фаш итәргә омтылган өчен генә җәберләделәр. Ишеевкада районның үзәк хастаханәсе төзелеше өчен чыгымнарны 10 мәртәбә арттырып язган кәгазьгә архитектор буларак кул куймаган өчен кыйнап та ташладылар, пенсиягә 5 ел калгач, эштән дә кудылар.

Пикет урынына читтән карап торыр өчен генә булса да, тагын берничә кеше килгән иде. Мөнир Насыйров та басарга уйлаган булган.

Ләкин Владимир Пушкин теләк белдергәч, аңа чыгарга ирек биргән, чөнки Мөнирнең андый пикет аркасында милиция машинасында мәҗбүри сәяхәтләре булган инде.

Шунысы гыйбрәтле: “моя милиция меня бережет” дигәне хактыр - ифрат та игътибарлы икән ул. Владимир Пушкинның шигарьләрен тотып басуы булды, өчәү килеп тә җиттеләр. Берсе – үзен өлкәнрәк итеп тотучысы - цивиль киемдә иде. Озак та үтмәде юл читенә ике машина килеп басты. Берсе УАЗ - кеше ташучы машина, икенчесе маяклы “Жигули”. Андый УАЗ, Мөнир Насыйров әйтүенчә, гадәттә, “гөнаһлыларны” алып китү өчен кулланыла икән. Бу юлы икенче максаты да бар, диде ул: пикетчыны күрмәсеннәр өчен, узып китүче кешеләрдән каплап кую.

Һәм мондый гамәл – Юл кагыйдәсен бозу да булып тора әле, диде Владимир Пушкин, чөнки юл чатындагы хәрәкәтне каплау - үзе үк авария тудыручы гамәл, үзе үк җинаятькә тиң.

XS
SM
MD
LG