Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның яңа сәламәтлек саклау министры эшкә кереште


Татарстанның сәламәтлек саклау тармагындагылар дүшәмбе эшләрен яңа министр белән башлады. Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миннеханов 41 яшьлек Айрат Фәрраховны министрлык хезмәткәрләренә тәкъдим итте. Фәррахов 2006 нчы елдан Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы булып эшләгән иде. Аңа кадәр ул 2002 нче елдан Республика клиника хастаханәсендә баш табип урынбасары вазифаларын башкарды. Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә берничә проектның авторы булды һәм аларга җитәкчелек итте. Алар арсында Германиянең Нюренберг клиникасы белән Республика клиника хастаханәсе арасында Халыкара хезмәттәшлек булдыру да бар.

Инде билгеле булганча, элекке министр Камил Зыятдинов моннан бер ай чамасы элек башка эшкә- Казан дәүләт медицина академиясенә ректор итеп күчерелгән иде. Яңа министр Фәрраховны тәкъдим иткән вакытта хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миннеханов, экс- министрга рәхмәт белдереп, ул эшләгәндә күп кенә сәламәтлек саклау үзәкләре ачылды, дип белдерде. Һәм Республика халык тормышының сыйфатын яхшырту өчен игътибарын киметмәячәк, дип өстәде.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG