Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриотларны манчу дәвам итә


Русия патриотлары фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе Дәүләт думасына кандидатлар исемлеген бәян итте. Андагы 13 кешенең күпчелеге хакимияткә каршы оппозициядәге кешеләр. Алар арасында үткән Башкортстан Президенты сайлауларында катнашкан Сергей Веремеенконың агасы Александр Веремеенко, берләшкән оппозиция башы Рәмил Бигнов, Уфага нигез салучы Михаил Нагойга һәйкәл куйдырткан, Салават Юлаев һәм Башкортстан тарихы буенча китаплар нәшер итүгә матди ярдәм күрсәткән Николай Швецов, республика парламентындагы бәйсез депутат Геннадий Шабаев, Кеше һәм ватандашлар хокуклары өчен хәрәкәтенең республика бүлекчәсе башы Рәис Дәүләткуҗин, Кушнаренко районында яшәүче Илфир Котдусовлар да бар. Бигнов, Швецов һәм Шабаевлар мәхкәмәләшүләр белән мәшгуль булса, калган икесе кулга алынган.

Кеше һәм ватандашлар хокуклары өчен хәрәкәте башы Рәис Дәүләткуҗинның кулга алынуын хәбәр иткән идек. Инде Кушнаренко районының Байталы мәктәбенең элекке директоры Илфир Котдусов та кулга алынган. Илфир Котдусов Русия Президентының грантын алып, азак башкорт телен укытуга каршы булганы өчен эшеннән алынган иде. Ул директор булып эшләгәндә мәктәпнең машина-трактор паркына ягулыкка үз акчасын биреп торып, азак шуны ялган документ белән кайтартуда гаепләнгән иде. Аннан районнан чыкмаска имза алынган булган. Моны бозып Уфага килеп китүе өчен ул кулга алынып, Дүртөйле шәһәренең тикшерү изоляторына ябылган. Русия патриотлары фиркасе бүлекчәсе башы Заһир Хәкимов болар артында фирка эшчәнлеге дә тору ихтималлыгын бар дип исәпли. Алар фирка исемлеген хакимият белән килешми төзегәннәр. Хәкимов бу кулга алулар шуның өчен куркыту дип санавын белдерде.
XS
SM
MD
LG