Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:58

Татарстанда кореялеләр белән уртак ширкәт төзеләчәк


Татарстанда тагын бер нефть химиясе комплексы төзеләчәк. Республика хакимиятләренең байтактан бирле әзерләнгән нияте иде бу. Шушы ниятне тормышка ашыруга кореялеләр ярдәм итәчәк.

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кореянең KP Chemical ширкәте белән килешүне имзалады. Аңа асәсан, Татарстан белән Корея нефть эшкәртүче уртак ширкәт төзи. Кореянең KP Chemical берләшмәсе терефтал кислотасы, полиэтилентерефталат, каучуклар, химия җепләре һәм пластиклар җитештерүгә махсуслаша.

Татарстан хөкүмәте, “Алабуга” махсус икътисад төбәгендә терефтал кислотасы һәм полиэтилентерефталат җитештерүне җайга салу өчен, идарә итүче компаниягә 2006 елда бәйге игълан иткән иде. Татарстан ягыннан бу мөһим башлангычта “Ак барс” банкы катнаша. Тарафлар әлегә уртак ширкәтнең киләчәк куәтләре күпме булачагы хакында төгәл мәгълүматлар бирми.

XS
SM
MD
LG