Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия белән Абхазия чигендә халыкара күзәтү арттырылырмы?


Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Пан Ги Мун Грузия белән Абхазия чигендәге киеренке төбәктә халыкара күзәтү биләмәләрен киңәйтергә чакырды.

Әлеге белдерүләрен Пан Ги Мун Грузия иминлек көчләре белән Абхазия хәрбиләре арасында Кодор тарлавыгында яңарак булган бәрелешләреннән соң ясады. Анда Русиянең ике офицеры һәлак булган иде. Бу төбәк Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкиллегенең Грузиядәге җаваплылык урынына керми.

Пан Ги Мун Кодор тарлавыгында Русия хәрбиләренең үлүен андагы соңгы вакыттагы иң җитди хәл, дип атады.
XS
SM
MD
LG