Accessibility links

Кайнар хәбәр

Физика өлкәсендәге Нобель бүләге ияләре мәгълүм


Физика өлкәсендәге 2007 елгы Нобель премиясе Франция галиме Альбер Фер белән Алманиядән Петер Грюнбергка тапшырылачак. Алар бу абруйлы бүләккә магнетизм өлкәсендәге эшчәнлеге өчен лаек булды. Бу галимнәрнең ачышы компьютерларның каты тәлинкәләре тыгызлыгын арттыру мөмкинлеген бирде.

Быелгы Нобель бүләгенең акча өлеше 1 миллион ярым доллар чамасы тәшкил итә. Бүләккә лаек булучыларны котлау тантанасы Стокгольмда 10 декабрьдә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG