Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:15

Аз керемле гаиләләр өчен фатирлы булуның бердәнбер юлы - социаль ипотека


8 октябрьдән Казан, Чаллы һәм тагын кайбер өре шәһәрләрдә социаль ипотека нигезендә фатир алу өчен бәйге башланды. Халык инде бәйгене күптән көтте. Чөнки хәтта 2005нче елда чиратка басып та әле фатир ала алмаучылар шактый, аеруча Казанда. Билгеле булганча, социль ипотекага бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшь гаиләләр, инвалидлар керүгә хокуклы. Ягъни керемнәре аз булган кешеләр. Чөнки социаль ипотека нигезендә торакның бәясе базарныкына караганда азрак. Әмма бу өлкәгә дә һәрдаим үзгәрешләр кереп тора.

Татарстанда социаль ипотека нигезендә фатир алырга теләүчеләр саны 25 меңнән артып китә. Аз керемле гаиләләр өчен тораклы булуның бу бердәбер юлы. Бүгенге көндә социаль ипотека юнәлешендә фатирның бер квадрат метры 19 мең сум торса, базарда ул ким дигәндә 2-3 тапкырга күбрәк, ягъни 40 мең сумнан башлана. Шуңа халыкның күпчелеге нәкъ шушы социаль программага эләгү ягын карый. Хәтта нәкъ шула фатир алыр өчен генә дә бюджет оешмасына кереп эшләүчеләр бар. Әйтергә кирәк, социаль ипотекага чиратка басучылар арткан саен Хөкүмәт тә таләпләрне кискенәйтә. Бу көннәрдә генә дә тагын яңа тәртипләр билгеләнгән. Бу хакта Дәүләт торак фонды җитәкчесе киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин:

Әгәр берәр гаилә тиешледән күбрәк мәйданлы фатир алырга теләсә, акчасын да күбрәк алыначак. Ягъни бер квадрат метр инде 19 мең түгел, ә 27 меңнән артыграк булачак.

Бу яңа тәртип. Шулай да халык өчен кайбер уңайлы шартлар да булдырылган. Әгәр элек кооперативка өстәмә акча түләү билгеләнгән булса, хәзер ул бетерелгән. Бу исә фатирның тулы бәясенең 3,5 проценты. Дәүләт торак фонды җитәкчесе киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин:

Кооператив торак фонды хисабына кертеләчәк. Бөтен өстәмә акчаларны фонд түлиячәк.

8 октябрь көнне Казанда социаль ипотека нигезендә бәйге башланды. Барлыгы 4 йорт тапшырылачак. Бу Азинода, Авиатөзелеш районында һәм Юдинода. Кыскасы иң күп акча кертүчеләр тораклы булачак. Мидхәт Шәрифуллин:

Шушы бәйгегә эләгү өчен беркетмәләр тутырырга кирәк. Бәйге бу атна дәвамында дәвам итәчәк. Ул казан, Чаллы, Түбән Кама һәм тагын кайбер шәһәрләрдә булачак.

Татарстан районнарында да социаль ипотека нигезендә фатир алырга теләүчеләр арта. Аеруча яшь белгечләр тораклы булу ягын карый. Бу программа шартларынча юнәлешендә фатирның бәясен 30 ел дәвамында түләргә мөмкин. Шулай ук авыр хәлдә калган инвалидлар өчен социаль ипотека юнәлешләре уйланылган. Бирелгән торак беркайчан да аларның шәхси мөлкәте булмаячак. Алар бары торак-коммуналь хезмәт өчен генә түләп анда яшәп торачак.

Татарстан Хөкүмәтендә әйтелгәнчә, ел саен социаль ипотека нигезендә торак төзүне арттыру карала. Инде хәзердә үк берничә елга чират төзелгән. Ә бу программага керергә теләүчеләр артканнан арта бара. Чөнки аз керемлеләрнең тораклы булу өчен башка мөмкинлеләре әлегә юк.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG