Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниянең басклар төбәгендә террор гамәле булды


Испаниянең басклар яшәгән төньяк өлешендә террор гамәле булган, бер кеше яраланган. Мина урнаштырылган машина Бильбоа шәһәрендә шартлаган. Нәтиҗәдә биредәге сәяси эшлекленең сакчысы яраланган.

Хакимиятләр моның илдә тыелган баск милләтчеләренең ЭТА төркеме сугышчылары оештырган террор гамәле булуына шикләнми.

ЭТА оешмасы, Испания хакимиятләре белән 15 ай дәвамындагы иминлек килешүенннән соң, быел июнь аенда һөҗүмнәрен яңадан башлаган иде. Узган атнада ЭТА оешмасының сәяси канаты булган Батасун фиркасенең барлык җитәкчеләре дә диярлек кулга алынды.
XS
SM
MD
LG