Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

“Татарстан почтасы” хәлен яхшыртыр өчен сәүдә белән дә шөгыльләнергә мәҗбүр


Бөтендөнья почта көне алдыннан Русия хөкүмәте бу өлкәдә эшләүчеләргә көтелмәгән бер бүләк әзерләде. 1996 елдан 11 ел буе Сбербанк җитәкчесе булып эшләгән, совет заманында артта калган бу банкны иң алдынгы урыннарга чыгара алган Андрей Казьмин хәзер Русия почтасы белән идарә итә башлады. Кайберәүләр моны Русиядә хәле начар булган почтаны Казьмин гына күтәрә алачак дип аңлата, икенчеләр исә, Сбербанк җитәкчесе урыны Русиянең элеке икътисади үсеш министры Герман Грефка әзерлиләр ди. Ничек кенә булмасын яңа җитәкчегә авыр булачак, чөнки Русиядә почтаның хәле мошгыль ди белгечләр. Әле 2005 елда төбәктәге бүлекчәләрнең бер идарә “Русия почтасы”на туплануы тәмамланды. Шуны әйтергә кирәк бүгенге көндә 84 төбәктән бары тик “Татарстан почта”сы гына “Русия почта”сы идарәсенә кермәгән әле. Ләкин инде берничә ел бу турыда сүз нык куертылып бара. Бу темага багышланган җыелышларның берсендә премьер- министр Рөстәм Миңнеханов – Без “Татарстан почта”сы өчен көрәшәчәкбез дә дигән иде. Бу өлкәдә эшләүче белгечләр фикеренчә, әлеге кушылу барыбер дә булачак, тик кайчан икәне генә билгесез. Бүгенге көндә исә, тулаем “Русия почта”сы белән чагыштырганда Татарстан почтасының хәле әле ярыйсырак ди “Татарстан почтасы” идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлдаш Мусин.

Бүгенгесе көндә безнең Татарстан буенча тугыз меңнән артык хезмәткәр эшли, ай саен миллион ярым хатлар һәм бандерольләр үтә безнең почта аша, унике мең ярым посылкалар, һәм егерме алты мең тирәсе бәясе күрсәтелгән хатлар үтә. Татарстан башка регионнар белән чагыштырганда басмаларга язылу буенча беренче урыннарда тора. Бүгенге көндә Татарстанда 1000 кешегә 516 данә газета журнал туры килә.

Почтага гомуми караш турында сөйләшкәндә, яшьләр арасында бу идарә әлләни популяр түгел бүген. Өлкәннәр арасында әле почта үзенең элеке дәрәҗәсен саклап калган. Ни әйтсәң дә элек, почта дәүләт дәрәҗәсендә булган, һәм сугыш башлаган очракта да беренче чиратта аны кулга алганнар бит. Бүген әлеге идарәне күпләр үз – үзен туендыра да алмый торган идарә итеп күрә. Бу турыда хокүмәттә уздырылган күп санлы җыелышларда да шактый сөйләнде инде. Шул максаттан почтаны акча эшли торган идарә дә итергә тырыштылар. Шулай хәзер биредә хат җибәрү, матбугатка яздыру белән генә түгел, ә шамбунь сабын, башка кирәк-ярак товарлар, хәтта исерткеч эчемлекләр сату белән дә шогылләнәләр. Бу яңалыкны кертә башлаган мәлдә, күпләр моңа ризасызлык белдергән иде. Әмма асылын аңлагач, килешергә мәҗбүр буласын. Мондый сату – алу эшләрен “Татарстан почтасы” идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлдаш Мусин болай аңлатты.

Почтада эшләүче барлык эшчеләрнең хезмәт хакларын арттырырга кирәк, бары тик шул очракта гына без үзебезгә чын эшләргә теләүчеләрне карата алабыз. Бүгенге көндә авыл җирендә почтальоннарның хезмәт хакы әйбәт булса да шәһәр җирендә авырыррак бу эш, ник дигәндә чөнки барлык эшләп алган акчаларыбыз хезмәт хакына китә, транспорт хезмәтләре бик күп, ягулык кыйбатлана бара. Шуның өчен безнең почталарда күрергә була сату-алу эшләрен. Хәтта үзебезнең кибетләребез дә бар, күбрәк алар аша сатабыз. Почтада эшләү дәрәҗәле эш булырга тиеш. Бүгенге көндә без уку йортлары белән бу мәсьәләдә эшлибез. МәсәләнКазан элемтә техникумы, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты безнең өчен белгечләр әзерли.

Бүгенге почта үз-үзен асрар өчен конверт-марка сатып, газета-журнал таратып кына яши алмый. Татарстан эксперименты моны ачык күрсәтте.Ә хәзергә кечкенә эш хаклы почтальоннарны асрау өчен Татарстан почта бүлекчәләре үз мәйданнарының бер өлешендә кибетләр ачып почта элемтәсен сакларга тырыша. Сбербанк җитәкчесе Казьмин Почтага күчерелгәч хәл үзгәрерме. Почта дәүләт ярдәме, яки үз хәстәрлеге нигезендә яши алырмы? Хәзергә бу сорау ачык кала. Татарстан почтасы исә үз көнен үзе күрергә тырышып карады. Аның бу гамәлләрен бөтендөнья почта системасы моңарчы белми дә калды. Һәрхәлдә бу көнне почтальоннар, операторлар Бөтендөнья почта көнен бәйрәм итәргә өлгермәделәр.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG