Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар басмалары “үги бала” ролендә


Шәһәр киоск киштәләре төрледән-төрле газет-журналлар белән тулы. Биредә нинди генә төрле газетлар эленмәгән. Андагы газет битләрендә нинди генә сурәтләр төшерелмәгән. Алар арасында еш кына киемсез төшкән хатын-кызлар фотосурәте күрсәтелгән газетлар да зур урын алып тора. Җитмәсә алар киоскларда иң күренгән урында эленә. Шушындый парнографик газет-журналлар арасында татар телендә чыккан газетларны бөтенләй табып булмый диярлек.

Шәһәрдә берничә төр газет-журналлар челтәре эшли. Аларның кайберләрендә бөтенләй дә татар матбугаты табып булмый. Татар газетын яки журналын кулыңа төшерергә теләсәң – аңа алдан ук язылып куерга, яки шәһәрдә “Горпечать” киосклары эзләп йөрергә туры килер. Чөнки бу челтәр шәһәрнеке һәм анда Казанда чыккан газетларның барысын да диярлек саталар. Барысы татар телендә чыкан 12 газет редакциясе “Горпечать” киоскларына газетларын сатуга куя.

“Горпечать” киосклар челтәренең директор урынбасары Луиза Калимуллина сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанда 130 мондый киоск бар. Соңгы елда да 12 киоск ачылган. Чынлап та киоскларда татар газет-журналлары урыс телендә чыккан газетларга караганда азрак. Чөнки бу матбугат табыш китерми, киресенчә, хәтта үз бәясен капламый. Шуңа күрә киоскларда татар газетлары сату отышлы түгел.

Бик күп татар басмаларын киосклар үзәккә кире кайтара. Кире кайтару атнасына бер оештырыла. Шулай да тиздән “Горпечать” газет-журналлар челтәре көнлек кире кайтаруга күчәчәк. Алар әйтүенчә, бу һәр киоскта нинди газет ничаклы сатылганын белү өчен уңайлы булачак.

Әгәр дә сатып алучы киләчәктә теге яки бу киоскта үзе теләгән газет булсын ди икән, ул шул газетны сатучыга әйтеп китертертә ала.

Берәмләп сатуга газетлар уртача 500-600 данә газет бирә.

Татарстан урамындагы “Горпечать” киоскы сатучысы әйтүенчә, иң күбе “Кәеф ничек” газетын сатып алалар. Аны атнасына 10 данә китерәләр. Шулай ук чагыштырмача “Татарстан яшьләре” газетын да күп сорыйлар. Бер китергәндә аны 4-5 данә калдыралар. Әмма кайвакыт ул сатылмыйча кала, ди. Ә менә “Акчарлак”, “Уртак түшәк”, “Атна” кебек басмаларны берәр- икешәр генә данә сатып алалар. Соңгы вакытта “Шәһри Казан” ны сатып алучылар кимегән икән. “Ватаным Татарстан” газетын да элеккегечә алмыйлар, - ди сатучы.

Газет төрләренең сатып алыну-алынмавы киоскның кайда урнашуыннан да тора. Үзәктәрәк урнашкан кибетләрдән татар басмаларыннан күбрәк күңел ачуга юнәлгәннәрен алсалар, читтәрәкләрендә сәяси карашлы газетларны алалар, - ди “Горпечать” киосклар челтәренең директор урынбасары Луиза Калимуллина.

Пионерлар тукталышында урнашкан киоскта иң зур сорауга “Безнең гәҗит” ия дип белдерә шул киоскта сатучы. Чәршәмбе көн әби-бабайлар шушы газетны алу өчен иртән үк киләләр.

Ни өчен татар газетлары кеше күренгән урынга эленми дигән сорауга “Горпечать” киосклар челтәренең директор урынбасары Луиза Калимуллина болай җавап бирде.

Газетның әйбәт урынга куелуын тели икән, газет редакциясе өстәмә акча түләргә тиеш. Һәр урынның бездә бәясе бар. Икенче сүз белән әйткәндә, бу – газет-журналларның рекламасы.

Шәһәрдә газет-журналларны ваклап сату челтәрендә татар басмалары “үги бала” ролен үти. Чөнки барысы да акча мәсәләсенә кайтып кала. Татарлар үзәге булган Казан шәһәре киоскларында татар матбугатенең үзен алгы планга чыгарырга мөмкинчелеге юк.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG