Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Америка Кушма Штатлары Төркиянең ниятләрен хупламый


Америка Кушма Штатлары Төркиянең көрд сугышчыларына каршы Гыйракның төньягында хәрби чаралар оештыру ниятен хупламый. Америка Кушма Штатлары Дәүләт департаменты вәкиле Шон Маккормак:”Безнең максат – алар бу катлаулы мәсьәләне бергәләп хәл итүдә хезмәттәшлек итсен өчен, Төркия ягы белән дә, Гыйрак белән дә аралашуда булу”, - дип белдерде.

АКШ Дәүләт департаментының белдерүе, Төркия хөкүмәте көрд милләтчеләренә каршы ашыгыч чаралар күрергә күрсәтмә биргәннән соң, бәян ителде. Әнкара көрд сугышчыларын Гыйрак чигендә яңарак 20 төрек гаскәриенең һәм тыныч кешенең үлемендә гаепли.

Төркия хәрби көчләре җитәкчелеге мәгълүматларына караганда, Гыйракның төньягында өч меңнән артык гыйсьянчы тупланган.

XS
SM
MD
LG