Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химия өлкәсендәге Нобель бүләге иясе мәгълүм


Химия өлкәсендәге быелгы Нобель бүләге Герхард Эртльгә тапшырылачак. Алмания галиме бу абруйлы бүләккә каты өслекләрдәге химик үзгәрешләрне тикшерүдәге уңышлары өчен лаек булды.

Галимнең фәнни ачышлары автомобильләр двигательләрендә кулланылучы технологияләр, ярымүткәргечләр һәм, хәтта, ашламалар эшләүдә файдаланыла.

Эртльнең эшләре Җирнең озон катламында баручы үзгәрешләр хакында хәзерге заман күзаллаулары нигезендә ята. Нобель бүләгенең быелгы акча өлеше 1 миллион ярым доллар тәшкил итә.
XS
SM
MD
LG