Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта качаклар мәсьәләсе кискен төс ала


Берләшкән Милләтләр оешмасы исәпләвенчә, Гыйракта качаклар белән бәйле вәзгыять кискен төс ала. БМО вәкиле Эндрю Харперның мәгълүматларына караганда, Гыйракның 18 вилаятенең 11ендә губернаторлар, мөмкинлекләре булмауга сылтанып, качаклар кабул итүне чикли.

Харпер сүзләренчә, әлеге вәзгыятьтә качаклар саны кимеми, ә аларга тамак туйдыру һәм иминлекләрен тәэмин итү авырлаша. Бу исә үз чиратында Гыйракта гуманитар һәм социаль киеренкелеккә китерә.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, Америка Кушма Штатлары Гыйракта сугыш хәрәкәтләре башлаган вакыттан, ягьни 2003 елның мартыннан бирле 4 миллионнан артык гыйраклы качакка әверелгән.
XS
SM
MD
LG