Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

Уфада Билбау көрәшенең VI дөнья чемпионаты үтәчәк


Бүген Башкортстан башкаласы Уфада гадәти һәм халык спорты төрләре буенча ЮНЕСКО оешмасының халыкара гыйльми- гамәли конференциясе булып үтте. Аның эшендә ЮНЕСКО оешмасының физкультура һәм спорт өлкәсендә мәгариф программалары белгече Марселин Делли, спортның гадәти төрләре буенча халыкара ассоциациясе президенты Риф Гайнанов һәм башка югары җитәкчеләр, абруйлы кунаклар катнашты.

Җыенда иртәгә Уфада башланачак Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты турында да сөйләшү булды. 11 октябрьдә Башкортстан башкаласында Билбау көрәшенең VI дөнья чемпионаты башлана. Ике көн дәвам итәчәк бәйгеләрдә ир-атлар да, хатын-кызлар да бил алышачак. Дөнья беренчелегенә алышлар Уфада яңа гына төзелеп беткән Боз сараенда үтә. Аны башкортларның Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тулуга әзерлек кысаларында ике елда төзеп беттеләр.

XS
SM
MD
LG