Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:02

Уфада Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге урам булачак


Уфада күренекле галим һәм җәмәгать, дәүләт эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлиди исемен йөртүче урам булачак. Атаклы шәхеснең исеме Башкортстан башкаласындагы үзәк урамнарның берсенә кушыла.

Бу хакта Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев Бөтендөнья Башкорт корылтаеның тантаналы утырышында чыгыш ясаганда белдерде.

Тантаналы җыелыш кичә Уфада, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтте һәм ул башкортларның Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тулуга багышланды.

XS
SM
MD
LG